Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Азнакай рецептлары

Кыяр салаты 700 грамм банкаларны стерильләштерәм,борыч, канәфер, исле түгәрәк борыч, укроп салам. Кыярларны юып, 6-8 бүлемтеккә бүлеп банкага тутырам. Рассол кайнатам: 1 литрлы суга 2 чәй калагы шикәр комы,2 чэй калагы тоз салып, кайнап чыккач сундереп, 1 аш калагы уксус салам. Шушы рассолны банкаларга салып, сулы мискада 15 минут стерильләштерәм,...

Кыяр салаты

700 грамм банкаларны стерильләштерәм,борыч, канәфер, исле түгәрәк борыч, укроп салам. Кыярларны юып, 6-8 бүлемтеккә бүлеп банкага тутырам. Рассол кайнатам: 1 литрлы суга 2 чәй калагы шикәр комы,2 чэй калагы тоз салып, кайнап чыккач сундереп, 1 аш калагы уксус салам. Шушы рассолны банкаларга салып, сулы мискада 15 минут стерильләштерәм, соныннан япканда 2 аш калагы конбагыш мае салып ябам.

Кыяр тозлау

Кыярларны яхшылап юабыз, очларын кисмибез. Банкаларны стерильләштерәм. Банка төбенә кирәкле исле түгәрәк борыч, канәфер салам. Укроп белән карлыган,чия яфракларын кайнаган суга салып,тотып алып банкага салам. Кыярларны дуршлагка тутырып, кайнап торган олы кәстрүлгә бер минутка тыгып алам (озак тотмаска),банкаларга салам. Икенче мискада рассол кайнатам. 3 литрлы суга 4аш калагы тоз, 5 аш калагы шикәр комы өстәп, банкаларга тутырам, соныннан уксус салып ябып куям. 1 литрлы банкага 1,5 аш калагы уксус, 9 % лыны.Мин шулай тозлыйм,атмады,агармады.

Мәрьям Миңнегулова,

Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев