Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бакчага йөргән балалар өчен түләү бәяләре билгеле булды

Киләсе елның гыйнварыннан мәктәпкәчә учереҗденияләргә йөрүче балалар өчен түләү бәяләре билгеле булды. Әйтик, эш атнасы 6 көнлек булганда, 10, 5 эш сәгатьле балалар бакчасына йөргән өчен, өч баладан кимрәк бала санлы гаилә аена 2432 сум түләячәк. Ә менә гаиләдә балалар саны өчтән артык икән, бу сумма 1216 сумны тәшкил итәчәк....

Киләсе елның гыйнварыннан мәктәпкәчә учереҗденияләргә йөрүче балалар өчен түләү бәяләре билгеле булды. Әйтик, эш атнасы 6 көнлек булганда, 10, 5 эш сәгатьле балалар бакчасына йөргән өчен, өч баладан кимрәк бала санлы гаилә аена 2432 сум түләячәк. Ә менә гаиләдә балалар саны өчтән артык икән, бу сумма 1216 сумны тәшкил итәчәк. Бу 1 яшьтән алып 3 яшькә хәтле булган сабыйлар өчен. Әлеге сумманың аена 379 сумы (189 сумы) ашату өчен тотылачак. Ә инде 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен шул ук 6 көнлек эш атнасы, 9 сәгатьлек эш көне булганда, бала саны гаиләдә өчтән ким очракта - 2510, өчтән артык булганда - 1255 сум түләргә туры килә. Бу очракта баланың ашавы өчен 490 ( 245) сум тотыла. Ә менә эш көне 10, 5 сәгатьле икән - 2528 сум, өч баладан артык булганда - 1264 сум түлисе. Ашау өчен бәя шул килеш кала. Әлеге дә баягы, һаман да шул бер балык башы дигәндәй, күргәнегезчә, авыл бакчалары өчен Олы Әтнә балалар бакчасына йөргән балага караганда бары 18 сумга гына кимрәк түлисе. Тик монысы инде әти-әниләрдән башка берәүне дә кызыксындырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев