Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә балалар алышына алмый

Бала тудыру йортында алмашынган балалар турындагы хәбәрне ишетмәгән кеше калмагандыр. Кама балалар медицина үзәгендә булган әлеге очрак, мондый хәлләрнең кинода гына түгел, реаль тормышта да булу мөмкинлеген күрсәтте. Бала... Ана кеше өчен йөрәге астында тугыз ай йөртеп, җан газаплары белән дөньяга китергән әнә шул бәгырь җимешеннән дә кадерле, аннан да...

Бала тудыру йортында алмашынган балалар турындагы хәбәрне ишетмәгән кеше калмагандыр. Кама балалар медицина үзәгендә булган әлеге очрак, мондый хәлләрнең кинода гына түгел, реаль тормышта да булу мөмкинлеген күрсәтте.

Бала... Ана кеше өчен йөрәге астында тугыз ай йөртеп, җан газаплары белән дөньяга китергән әнә шул бәгырь җимешеннән дә кадерле, аннан да газизрәк берни юктыр. Ә мондый хәлдә калырга үзеңә түгел, дошманыңа язмасын. Өч ай буе балам дип йөргән, күкрәк сөтен имезгән сабый сиңа бөтенләй дә чит булып чыксын әле...

Әтнә район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә мәсәлән, мондый хәлнең була алу мөмкинлеген кире кактылар.

  • Шәһәр бала табу йортларыннан аермалы буларак, бездә сабыйны әнидән аермыйлар. Алар гел бергә , -ди бала тудыру бүлеге мөдире Мөнирә Батыева.

Шәхсән үзем дә аның белән килешәм. Тумас борын әни белән аерылуны үзләре дә бик авыр кичерәдер сабыйлар. Ә бала тудыру йортына килгәндә, биредә барысы 6 кеше эшли. Бер табиб - ул биредә дә, хатын-кызлар консультациясендә дә - ничек өлгерә, белмим, 4 акушерка һәм 4 санитарка. Ярый әле аңа ярдәмгә сеңлесе Әлфия бар.

  • Безнең хастаханәдә 6 педиатр бар, ә менә акушер-гинеколог бары берәү генә,- дип уфтана Мөнирә ханым. Язманың тулы вариантын "Әтнә таңы" газетасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев