Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә балаларны рухи сәламәтләндерү үзәге үз эшчәнлеген туктатты

Әтнәдә быел да балаларны рухи сәламәтләндерү үзәге эшләде. Бүген әлеге үзәк балалар белән киләсе елга кадәр саубуллаша. Балаларга күңелле булсын өчен нык тырыштылар монда. Саубуллашканда да, әнә, клоунга кадәр чакырганнар. Балалар күңелле мизгелләрне истә тотып, киләсе елда да үзәккә килсеннәр иде, дигән фикердә оештыручылар. Наил хәзрәт Сәгъдиев сүзләренә караганда, бирегә...

Әтнәдә быел да балаларны рухи сәламәтләндерү үзәге эшләде. Бүген әлеге үзәк балалар белән киләсе елга кадәр саубуллаша. Балаларга күңелле булсын өчен нык тырыштылар монда. Саубуллашканда да, әнә, клоунга кадәр чакырганнар. Балалар күңелле мизгелләрне истә тотып, киләсе елда да үзәккә килсеннәр иде, дигән фикердә оештыручылар. Наил хәзрәт Сәгъдиев сүзләренә караганда, бирегә 70тән артык бала йөрде. Иртәнге 8дән (эшкә барганда күзгә гел чалындылар - бик күпләре аңарчы ук үзәккә ашыгалар иде) көндезге 13.00гә кадәр балалар әхлак нигезләрен үзләштерделәр.

-Ике атна эчендә балалар бик күпкә булмаса да, беренчел нигезләрне өйрәнделәр. Файдсы булмыйча калмас, иншалла, - ди ул.

Монда әйдаманнар Гадел, Адилә һәм Алинәнең дә тырышлыгын билгеләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев