Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә балигъ булмаганнар кабат игътибар үзәгендә

Яшьләрне яшьтән саклыйк Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату, шулай ук аларны спиртлы эчемлекләр куллануга тартуны ачыклау һәм кисәтү максатыннан республика Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кабул ителгән күрсәтмә нигезендә безнең районда да махсус чаралар уздырыла. Бу уңайдан балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор Дамир Хадиев белән сөйләшәбез. Яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр...

Яшьләрне яшьтән саклыйк

Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату, шулай ук аларны спиртлы эчемлекләр куллануга тартуны ачыклау һәм кисәтү максатыннан республика Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кабул ителгән күрсәтмә нигезендә безнең районда да махсус чаралар уздырыла. Бу уңайдан балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор Дамир Хадиев белән сөйләшәбез.

  • Яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану, шул хәлдә авыр җинаятьләр кылыну турында әледән әле ишетеп торабыз. Бу безгә кагылмый, мондый хәлләр кайдадыр читтә эшләнә, дип уйлау да ялгышлык булыр иде. Спиртлы эчемлекләр кулланган балигъ булмаган бер яшүсмернең бездә исәптә торуы турында язган идек инде. Ә менә аның кыз бала булуы үзе үк уйланырга сәбәп бирә. Һәм билгеле, әлеге хәлгә иң беренче чиратта без- өлкәннәр гаепле. Шул сәбәпле, Эчке эшләр бүлеге тарафыннан 16-25 ноябрь көннәрендә балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату, шуның белән бәйле җинаять кылу һәм административ хокук бозуларны кисәтү максатыннан махсус мероприятиеләр үткәреләчәк. Алар исәптә торучы балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләрен яшәү урыны буенча тикшерүләр үткәрүне,шулай ук балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатучыларны ачыклау һәм аларга карата чаралар күрүне үз эченә ала. Бу уңайдан шуны да әйтәсе килә, административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.21 маддәсе буенча, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган 16 яшьтән олы яшүсмерләргә 500 сумнан 1 меңгә хәтле штраф, яки 15 суткага ябылу яный. 16 яше тулмаганнарның исә әти-әниләре административ җаваплылыкка тартыла, аларга 20.22 маддә буенча мең ярымнан ике меңгә хәтле штраф каралган. Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатучылар өчен штрафлар тагын да саллырак.Шул ук кодексның 14.16 маддәсе буенча мондый эшкә барган гади сатучыга 30 дан 50 меңгә кадәр, кибет хуҗасына 100дән 200 меңгә кадәр, ә юридик затларга 300дән 500 меңгә кадәр штраф яный.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев