Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балыкчылары узыштан балык тоттылар

Балыкчылар узыштан балык тоттылар. Ярышка 12 һәвәскәр балыкчы килгән иде. Чыннан да, балыкч чире белән авырмасаң иртәнге сәгать өчтән торып, су буена төшеп утыра алмыйсың. Араларында 6-7 яшьлек балаларның да булуы гаҗәпкә дә калдырды. Нигә рәхәтләнеп йокламадыгыз дип сорагач, әтисе белән балык тотарга килгән Камил Кәримов: "Мин зур үскәч, балыкчы...

Балыкчылар узыштан балык тоттылар. Ярышка 12 һәвәскәр балыкчы килгән иде. Чыннан да, балыкч чире белән авырмасаң иртәнге сәгать өчтән торып, су буена төшеп утыра алмыйсың. Араларында 6-7 яшьлек балаларның да булуы гаҗәпкә дә калдырды. Нигә рәхәтләнеп йокламадыгыз дип сорагач, әтисе белән балык тотарга килгән Камил Кәримов: "Мин зур үскәч, балыкчы булам", дип җаваплады. Иртәнге сәгать өчтән иртәнге җидегә кадәр хәйран вакыт булса да, балыкчылар аның узганын сизмәделәр дә. Бу вакыт җитми дә әле, диештеләр. Алар балык тоткан арада уха пеште. Раил Шакиров, аңа ярдәм иткән Фәридә Җәләлетдинованың сыеннан һәркем авыз итте. Соңыннан җиңүчеләрне ачыкладылар. Һәр елдагыча иң кечкенә һәм иң зур балык тотучы билгеләнде. Шулай ук иң беренче һәм иң күп балык тотучылар да истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Җиңүчеләр хакында "Әтнә таңы" газетасы битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев