Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бары да бар хәзер

Өлкән хәбәрче яза Агымдагы ел үтеп бара. Менә шушы чор җиткәч, күңел елның ничек узганлыгын барлый Начар булмаган икән. Җофар ВӘЛИЕВА, Олы Әтнә авылы Аллага шөкер, дип әйтерлегебез бар. Районыбыз җыеп алган уңышлар мул булды, сөт җитештерүдә дә алда барабыз. Шәхси хуҗалык бакчаларында үскән бәрәңгеләр, яшелчәләрдән җыйган уңыш та сокландырды....

Өлкән хәбәрче яза

Агымдагы ел үтеп бара. Менә шушы чор җиткәч, күңел елның ничек узганлыгын барлый Начар булмаган икән.

Җофар ВӘЛИЕВА, Олы Әтнә авылы

Аллага шөкер, дип әйтерлегебез бар. Районыбыз җыеп алган уңышлар мул булды, сөт җитештерүдә дә алда барабыз. Шәхси хуҗалык бакчаларында үскән бәрәңгеләр, яшелчәләрдән җыйган уңыш та сокландырды. Яз көне апрель аенда булган су басуларны исәпкә алмаганда хәвеф-хәтәрләр дә булмады. Әле ярый урамнарыбызда асфальт җәелгән, югыйсә капка төпләрен, өебезнең аскы бүрәнәләренә кадәр су басты, без сазлык эчендә утырганлыктан асфальтка кадәр чокыр булып, сулар хәтта асфальт өстеннән чайкалып торды. Данлыклы урыс капкасының да баганалары әздән генә аумый калды. Ниһаять, ул капканы сүтеп яңасын эшләттек, Аллага шөкер, үзебезнең Әтнә егетләре абыйлы-энеле Мәсхут белән Рөстәм Хәбибуллиннар эшләп бирделәр, рәхмәт яусын аларга. Рамазан аеның иң эссе көннәрендә эшләп чыктылар, чокыр-чакырларны да күмдек.

16 мең сумга эре таш алып тараттык, ул гына җитмәгәч, 4 мең сумга вак таш та җәеп чыктык. Хәзер капка төбебез асьфальт юлы белән тигез булды. Ходай Тәгалә хәвеф-хәтәрләр күрсәтмәсен инде. Елларга тынычлык биреп, сугыш афәтләре, ачлык күрергә язмасын. Балаларыбызга, оныкларыбызга исәнлек бирсә иде Ходаем. Илдән үзгә борчулардан, юл һәлакәтләреннән сакласын Ходаем. Өйләребезгә су кергән, утын-күмер эзләп йөрисе юк, газларыбыз хәвефсез генә янып торсын, кибетләргә керсәң җаның ни тели бары да бар.

Ипинең ниндие генә юк, сайлап алабыз, көферлек килмәсен. Безнең Әтнә ипиенә җитми берсе дә. Бу тормышны әти-әниемә, туганнарыма күрсәтер идем. Юк шул, аларны өч кенә көнгә дә алып кайтып булмый. Шуңа күрә туганнары белән аралашмаган кешеләргә әйтәсем килә: бер-берегезнең хәлен белешеп торыгыз, тату яшәүгә ни җитә, өч көнлек дөнья бу. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми, үкенечкә калмасын. Киләсе Яңа елда сау-сәламәт булып, шушы тормышыбызга шөкерана кылып, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп булса иде барыбызга да. Җитәкчеләребезнең күңеленә миһер-шәфкать килеп, эшләгән кешеләргә эш урыннары булып, укучы балаларга, бакча-яследә йөрүче оныкчыкларыбызга да куанып яшәргә насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев