Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнәдә башка булмасын иде»

Районда кабат янгын, бу юлы Олы Әтнәдәге хуҗалыкның сарае янды. Бу хакта янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов белән сөйләштек. - Янгын ни сәбәпле чыккан? - Сәбәпчесе - электр булырга тиеш. Чөнки янгын тавыклар торган абзардан башланган, утны яндыру-сүндерү ноктасы да шунда урнашкан. Утны өйдә үк яндырып чыгу отышлырак. Югыйсә сарайга...

Районда кабат янгын, бу юлы Олы Әтнәдәге хуҗалыкның сарае янды. Бу хакта янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов белән сөйләштек.
- Янгын ни сәбәпле чыккан?
- Сәбәпчесе - электр булырга тиеш. Чөнки янгын тавыклар торган абзардан башланган, утны яндыру-сүндерү ноктасы да шунда урнашкан. Утны өйдә үк яндырып чыгу отышлырак. Югыйсә сарайга кадәрге, хәтта сарай эчендәге электр чыбыгы көчәнеш астында тора. Ә бу сарайда янгын чыгу куркынычын күп тапкырга арттыра.
- Быел барысы ничә янгын һәм кайларда булды?
- Бу айда гына 3 янгын шаһиты булдык, әле февраль ае тәмамланмады. Барысы быел 4 янгын теркәлде. Бу саннарны тагын да шомлырак итеп күрсәтүче факт бар - алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырсак, янгыннар 400 %ка арткан. Узган елны бу чорга кадәр бер генә янгын да булмаган иде. Агымдагы ел янгыннарына килсәк, гыйнварда Төрекләр авылында гараж, Түбән Шашыда өй, Түбән Бәрәскәдә мунча һәм яңа гына сарай янды. ...Башка мондый фаҗигаләр булмаса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев