Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә БДИ болай да “глушитель”сез уза

"Ъ" хәбәрләренә караганда, БДИ биргән вакытта кәрәзле телефоннарны "заглушить" итү мәктәп директорларын бик кыен хәлгә куйды. Төбәк имтихан кабул итү комиссияләре сигналларны йоту приборларын куярга мәҗбүр итәләр, дип саныйлар. Бу БДИ бирүчеукучы телефон аша хәбәрләшә алмасын өчен эшләнә. Ә Роскомнадзор элемтәгә комачаулык тудырдыгыз дип мәктәпләрне штрафка тарта. Әйтик, беренчеләрдән булып...

"Ъ" хәбәрләренә караганда, БДИ биргән вакытта кәрәзле телефоннарны "заглушить" итү мәктәп директорларын бик кыен хәлгә куйды. Төбәк имтихан кабул итү комиссияләре сигналларны йоту приборларын куярга мәҗбүр итәләр, дип саныйлар. Бу БДИ бирүчеукучы телефон аша хәбәрләшә алмасын өчен эшләнә. Ә Роскомнадзор элемтәгә комачаулык тудырдыгыз дип мәктәпләрне штрафка тарта.

Әйтик, беренчеләрдән булып Татарстан һәм кайбер башка төбәк мәктәпләрендә Дәүләт комиссиясе кисәтүенә карамастан шушы ысулны кулландылар. Соңрак аларга башка төбәкләр дә кушылды. Ә бит радиосигнал блокираторлары буенча регламент әле дә юк! Штраф сугу очраклары инде бар да икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев