Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә БДИ старт ала

Бүген аның төп периоды уза. Россия буенча аны 750 мең кеше бирергә җыена. Аларның 640 меңе мәктәпне агымдагы елда тәмамлаган. БДИның рәсми сайты шул хакта хәбәр итә. Имтиханнар 14 фәннән тапшырыла. Аттестат алыр өчен рус теле һәм математика фәннәре мәҗбүри санала. Имтиханнар барышын 1 мең федераль җәмәгать күзәтчеләре, 2 меңнән...

Бүген аның төп периоды уза. Россия буенча аны 750 мең кеше бирергә җыена. Аларның 640 меңе мәктәпне агымдагы елда тәмамлаган. БДИның рәсми сайты шул хакта хәбәр итә.

Имтиханнар 14 фәннән тапшырыла. Аттестат алыр өчен рус теле һәм математика фәннәре мәҗбүри санала.

Имтиханнар барышын 1 мең федераль җәмәгать күзәтчеләре, 2 меңнән артык онлайн-күзәтче һәм 140тан артык федераль эксперт күзәтәчәк. Имтихан баручы барлык аудиторияләрдә дә видеокүзәтү булачак, аларның 83 процентында ул онлайн рәвештә башкарыла.

Төп период 20 июньгә кадәр уза, 22-30 июнь көннәрне резерв көннәр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев