Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә белем бирү учреждениеләре тикшерелде (фотоларда)

Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 21 августтан 29 августка кадәр яңа смотр-конкурс уздыра. Әлеге смотр-конкурс мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре, һөнәри белем бирү оешмалары, балалар бакчаларында иң яхшы капиталь ремонт һәм 2017-2018 яңа уку елына иң яхшы әзерлекне ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурска һәр районда агымдагы елда ремонтланган бер мәктәп,...

Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 21 августтан 29 августка кадәр яңа смотр-конкурс уздыра.

Әлеге смотр-конкурс мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре, һөнәри белем бирү оешмалары, балалар бакчаларында иң яхшы капиталь ремонт һәм 2017-2018 яңа уку елына иң яхшы әзерлекне ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурска һәр районда агымдагы елда ремонтланган бер мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениесе, һөнәри белем бирү оешмасы, балалар бакчасы сайлап алына.

Бәйге ике этапны үз эченә ала: зона этабы - 21-24 августта, финал 28-29 август көннәрендә уза. Смотр-конкурста катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан үткәрелгән җирәбә ярдәмендә билгеләнә. Жюри составына Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары вәкилләре, Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары керә.

Бәйгедә лицензия һәм аккредитацияләре булмаган белем бирү оешмалары, шулай ук 2014-2016 елларда узган смотр-конкурсларның җиңүчеләре яки призерлары катнаша алмый.

Смотр-конкурсның зона этабы старт алып, 21 август көнне Рина Бадриева, Маринэ Хухунашвили, Руслан Минабетдинов, Роман Морозов составында жюри безнең районда булып киттеләр. Жирәбә нигезендә Иске Өҗем мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев