Әтнә таңы

Әтнәдә бензин бәясе кими

Россиядә бензин бәясе түбән тәгәри. Чөнки нефть бәясе кими. "Коммерсант" әнә шулай дип хәбәр итә. Әйтүенчә, бу инде өченче атна шулай дәвам итә. Әмма аның 10 тиен тирәсе генә булуын истә тотсак, кимү дип әйтергә тел әйләнми. Шунда ук бензинга бәяләр төшүнең сәбәпләрен дә күрсәткән. Беренчедән, Brent маркалы нефть хәзер...

Россиядә бензин бәясе түбән тәгәри. Чөнки нефть бәясе кими. "Коммерсант" әнә шулай дип хәбәр итә.

Реклама

Әйтүенчә, бу инде өченче атна шулай дәвам итә. Әмма аның 10 тиен тирәсе генә булуын истә тотсак, кимү дип әйтергә тел әйләнми.

Шунда ук бензинга бәяләр төшүнең сәбәпләрен дә күрсәткән. Беренчедән, Brent маркалы нефть хәзер 35,74 доллар гына тора. Икенчедән, сезонга бәйле рәвештә ихтыяҗ азайды. Өченчедән, нефть эшкәртү заводлары болай да тулы куәткә эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: