Әтнәдә бензин бәясе тагын үсә – РФ Дәүләт Думасы шулай карар итте
Россиянең Дәүләт Думасы бензин һәм дизель ягулыгына акцизны арттыру турында закон кабул итте.
Салым кодексына төзәтмәләр 1 апрельдән башлап 5 класслы бензинның тоннасына булган 7,53 мең сумлык акцизны 10,13 мең сумга җиткерүне күз алдында тота. Ә 2017 елда планлаштырылган 5,83 мең сум урынына 7,43 мең сумга җитәчәк. Шулай ук дизель ягулыгына да, 5 класслы булмаган бензинга да акцизлар арта.
Хөкүмәт моны мәҗбүри чара дип аңлата. Минфин нәтиҗәдә бензин бәясе 6,5-7 процентка үсәчәк дип саный. НДСны исәпкә алсак, 1 литр бензинга акциз 2 сум 36 тиенгә артыр диләр. Ә инде ваклап сатканда литры 34-35 сум торган бензин бәясе 6,5-7 %ка артачак икән. Бу инфляция дәрәҗәсендә булачак диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев