Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бензин һәм соляр бәяләре кимеде

Олы Әтнә автозаправка станциясендә 7 сентябрьдән бәяләр төште. Барлык төр ягулыклар да 60 тиен түбән тәгәрәделәр. Әйтик, автомобиль йөртүчеләр арасында популяр саналган ЭКО-92 бензинының 1 литры өчен хәзер 34 сум 50 түләргә кирәк. Моңарчы 35 сум 10 тиен торды. АИ-92 бензинының һәр литры өчен хәзер - 34 сум, АИ -...

Олы Әтнә автозаправка станциясендә 7 сентябрьдән бәяләр төште. Барлык төр ягулыклар да 60 тиен түбән тәгәрәделәр. Әйтик, автомобиль йөртүчеләр арасында популяр саналган ЭКО-92 бензинының 1 литры өчен хәзер 34 сум 50 түләргә кирәк. Моңарчы 35 сум 10 тиен торды. АИ-92 бензинының һәр литры өчен хәзер - 34 сум, АИ - 95 өчен 36 сум 80 тиен түлибез. ДТ да шул ук 60 тиенгә кимеде, аның литры өчен 33 сум 60 тиен чыгарып салырга туры киләчәк.

Аңлашылганча, моны мотор ягулыгыны бәяләр мониторингы буенча эшче комиссия тәкъдим иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев