Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бер айда ике котыру очрагы теркәлгән

Соңгы елларда районда котыру авыруы белән авыртучы төлкеләр, этләр һәм мәчеләр күбәйде, ул гына түгел, бу авыртулар кешеләргә һәм йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары да ешайды. 2014 елда районда 5 котырган төлке, 2 мәче лабораториядә тикшерелеп, диагнозлары расланды. 2015 елда мондый тагын ике очрак теркәлде. Нәрсә соң ул котыру авыруы?...

Соңгы елларда районда котыру авыруы белән авыртучы төлкеләр, этләр һәм мәчеләр күбәйде, ул гына түгел, бу авыртулар кешеләргә һәм йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары да ешайды. 2014 елда районда 5 котырган төлке, 2 мәче лабораториядә тикшерелеп, диагнозлары расланды. 2015 елда мондый тагын ике очрак теркәлде.

Нәрсә соң ул котыру авыруы? Ул табигатьтә очрый торган нейротороп вирус авыруы. Ул вирусны безнең якта төлкеләр, этләр, мәчеләр, шакаллар, бурсык, янут, тычканнар күчерә. Вирус үзе бу кыргый хайваннарның селәгәендә, сидегендә була. Кыргый авыру хайван кешеләргә һәм йорт хайваннарына һөҗүм иткәндә әлеге авыру селәгәй аша йога. Организмда вирус нервлар аркылы арка миенә һәм баш миенә үтеп керә. Котыру авыруы эләккән терлекләр башта кешедән куркалар, ә икенче стадиядә агрессив була ( теләсә нәрсәне җимерәләр, тешлиләр, ашыйлар), соңгы стадиягә җиткәч параличланып үләләр. Авыру йоктырган кешеләр дә нәкъ шулай итеп авырталар, үлемнәре параличтан була. Этләрдә котыру авыруы күбрәк агрессив рәвештә бара. Авызыннан селәгәй ага, күзе кызара. Авыруның срогы 6- 11 көн.

Кыргый авыру хайван тешләгән очракта, ул урынны 10 минут дәвамында сабынлап юарга, аннан соң яраны яндырырга (прижигать ) кирәк. Бу очракта кичекмәстән хастаханәгә барып махсус прививкалар ясату кирәклеге турында да онытмагыз.

Котыру авыруыннан сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев