Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – "Бер экспонат"

Әтнәдә - "Бер экспонат" 5 апрельдән 11 апрельгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрынын фойэсында Татарстан Республикасы Милли музееннан кайтартылган "Бер экспонат" дип аталган күргәзмә эшли башлый. Бу карарга килүчеләр өчен уникаль мөмкинлек, чын экспонат - МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВЫҢ 2001 елда "Намус һәм Дәрәҗә" номинациясендә алынган "Алтын битлек"-театраль бүләге....

Әтнәдә - "Бер экспонат" 5 апрельдән 11 апрельгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрынын фойэсында Татарстан Республикасы Милли музееннан кайтартылган "Бер экспонат" дип аталган күргәзмә эшли башлый. Бу карарга килүчеләр өчен уникаль мөмкинлек, чын экспонат - МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВЫҢ 2001 елда "Намус һәм Дәрәҗә" номинациясендә алынган "Алтын битлек"-театраль бүләге. Шушында ук Рада Нигъмәтуллина - татар хатын-кызларыннан беренче рәссам-сынчысы иҗат иткән «Тукайга мәхәббәт белән» дип исемләнгән скульптор эшләр сериясе һәм Әтнә дәүләт драма театры тарафыннан төрле елларда куелган спектакльләрдән фото күргәзмә дә урнаштырылган. Болар барысы да театрга гашыйк райондашларыбыз өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев