Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә берәү идән астына егылып төшкән

"Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Яңа ел бәйрәмнәре көннәре маҗараларга бай булган. Бәйрәм алдыннан 6 яшьлек кыз бала таудан чана шуганда өстенә икенчеләре төшеп, иңбаш сөяген сындырган. Нәтиҗәдә, бала Казан хастаханәсенә озатылган. 1 гыйнварга чыккан төндә , сәгать 3 ләр тирәсендә авылларның берсеннән идән астына егылып төшеп, кабыргаларын сындырган абзыйны...

"Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Яңа ел бәйрәмнәре көннәре маҗараларга бай булган. Бәйрәм алдыннан 6 яшьлек кыз бала таудан чана шуганда өстенә икенчеләре төшеп, иңбаш сөяген сындырган. Нәтиҗәдә, бала Казан хастаханәсенә озатылган. 1 гыйнварга чыккан төндә , сәгать 3 ләр тирәсендә авылларның берсеннән идән астына егылып төшеп, кабыргаларын сындырган абзыйны китергәннәр. Ул анда нишләп йөргән - билгесез... 3 гыйнварда тагын бер бала перекладинадан егылып, тән җәрәхәтләре алган, шулай ук Казанга җибәрелгән. Өлкән яшьтәге кешене исә инсульт белән Арчага озатканнар. "Кызыл әтәч елы әнә шулай башланды, ахыры хәерлебулсын", - диләр шәфкать туташлары. "Әрәм булмасын дип , калдык салат ашап агулана күрмәсеннәр иде. Шулай ук һава торышы да бик үзгәрүчән. Үзегезне саклагыз!" - дип тә өстиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев