Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - бер машинада дүрт исерек

Бу атнада Әтнәнең обьездной юлында алдан барган машина ЮХИДИ хезмәткәрләрендә шик уята. Әлеге машина юлның бер ягыннан икенче ягына чыгып уйнап бара, я туктап кала, я тизлеген арттыра. ЮХИДИ машинасы туктарга кушкач та, аларның боерыгына буйсынмыйча, юлны дәвам итә. Әтнәнең Арча ягындагы чатында торган киоскка килеп бәрелгәч кенә туктап кала....

Бу атнада Әтнәнең обьездной юлында алдан барган машина ЮХИДИ хезмәткәрләрендә шик уята. Әлеге машина юлның бер ягыннан икенче ягына чыгып уйнап бара, я туктап кала, я тизлеген арттыра. ЮХИДИ машинасы туктарга кушкач та, аларның боерыгына буйсынмыйча, юлны дәвам итә. Әтнәнең Арча ягындагы чатында торган киоскка килеп бәрелгәч кенә туктап кала. Машинадагы дүрт егетнең дүртесе дә, шул исәптән руль артындагысы да исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә була. Машина хуҗасына дүрт закон бозу факты буенча- ЮХИДИ хезмәткәренә буйсынмаган, каеш эләктермәгән, исерек хәлдә булган һәм юл фаҗигасе китереп чыгарган өчен протоколлар төзелә, машинасы штрафстоянкага озатыла. Төрекләр авылында мопедта йөргән өчен 15 һәм 16 яшьлек ике үсмер тоткарлана. 16 яшьлегенә идарә итү хокукы булмаган килеш идарә иткән өчен, икесенең дә әти- әниләренә 5.35 маддәсе буенча протоколлар төзелә, мопед штрафстоянкага озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев