Әтнәдә көнлек тулай савым - 267 тонна!
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 12 октябрьгә Әтнәнең көнлек тулай сауган сөте 267 тоннага якын булды.
Бу Республикада икенче күрсәткеч. Әлегә алда баручы зур район Кукмарада - 296,5 тонна.
Балтачта - 260 тонна тирәсе, Сабада - 210 тонна.
Бу көнне Әтнәдә бер сыердан тәүлегенә уртача 29 кг сөт савылды. Бу күрсәткечләр Татарстанда иң зуры. Икенче урында баручы Мамадышта 25,6 кг тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев