Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә берәү йөк машинасы белән үзәккә кергән

Узган атнада район юлларында барлыгы 73 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Җиде - техник яктан төзексез булган транспорт чарасын йөртүче, алты - куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән, тугыз - штрафын вакытында түләмәгән, унбиш - тизлекне тиешледән арттырган, биш - "стоп" билгесенә туктамаган, сигез - страховой полисы булмаган транспорт чарасында йөргән, унбер...

Узган атнада район юлларында барлыгы 73 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Җиде - техник яктан төзексез булган транспорт чарасын йөртүче, алты - куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән, тугыз - штрафын вакытында түләмәгән, унбиш - тизлекне тиешледән арттырган, биш - "стоп" билгесенә туктамаган, сигез - страховой полисы булмаган транспорт чарасында йөргән, унбер - пычрак номер белән йөргән, ике - тонировка белән йөргән машина йөртүчеләр шулар арасында.

Шул ук вакытта юл билгесе рөхсәт бирмәгән урынга машинасын куючы да, үзәк урамга кергән йөк машинасының йөртүчесе дә җаваплылыкка тартылган. Бу урында дәүләт машинасына техник контроль үткәрмичә юлга чыгарып җибәргән юридик, вазыйфаи һәм физик затлар турында да әйтеп узарга кирәктер. Шундый һәм медосмотр үткәрелмәгән килеш йөртүчене юлга чыгарып җибәргән икешәр вазыйфаи затка карата да протоколлар төзелеп, алар административ җәзага тартылган.Барлыгы ике вак юл һәлакәте теркәлгән.

Җәйнең соңгы ае башланып китте. Шуңа да карамастан әти-әниләр уяулыкны югалтмасын иде. Бу бигрәк тә 14 яше тулмаган балаларга кагыла. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев тагын бер кат искә төшереп уза - 14 яше тулмаган балаларның олы юлда велосипедта, мотоциклда йөрүләренә юл куймыйк. Ахыры аяныч бетәргә мөмкин. Шул ук вакытта кичке якта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга да игътибарны киметмәсәк иде. Штрафларыгызны да вакытында түләү турында онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев