Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бер йортны яшен сугып, янгын чыккан

Быелгы җәйнең хәвеф-хәтәре, шөкер, Әтнәне әйләнеп уза килде. Киләчәктә дә шулай булсын иде, тирә-як күрше районнар кичергәнне күрергә язмасын. Тик бу төндә Кече Әтнә авылында бер йортны яшен сугып, янгын чыкты. Бу хакта районның янгын сүндерү бүлегеннән алган хәбәрләр аша таныштырырга булдык. - Каркас йорт бу, дача йорты буларак файдаланылган....

Быелгы җәйнең хәвеф-хәтәре, шөкер, Әтнәне әйләнеп уза килде. Киләчәктә дә шулай булсын иде, тирә-як күрше районнар кичергәнне күрергә язмасын.

Тик бу төндә Кече Әтнә авылында бер йортны яшен сугып, янгын чыкты. Бу хакта районның янгын сүндерү бүлегеннән алган хәбәрләр аша таныштырырга булдык.

- Каркас йорт бу, дача йорты буларак файдаланылган. Электр уты ялганмаган, газ да кермәгән. Йорт хуҗасы авылда түгел, читтә яши, - диде Рифнур Сагитов.

Алган мәгълүматларга караганда, элек ул мәктәп тә булып торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев