Әтнә таңы

Әтнәдә бераз җылыта

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән көчсез буран чыгу ихтималы бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, кртача тизлектә. Татарстан буенча уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 1-6 градус салкын булачак. Иң салкыны республиканың төньяк-көнчыгыш...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән көчсез буран чыгу ихтималы бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, кртача тизлектә.

Реклама

Татарстан буенча уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 1-6 градус салкын булачак. Иң салкыны республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында күзәтелә.

Казанда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булачак. Көндезге һава температурасы 2-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

17 ноябрьгә каршы төндә Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә. Көньяк-көнчыгыш районнарда 12 градуска кадәр суыта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: