Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Бердәм дәресләр” уза

"Бердәм дәресләр" уза 2016 елның 27 октябреннән 30 октябренә бөтен Россия мәктәпләрендә "Интернет челтәрләрендә саклык" дигән темага бердәм дәресләр узачак. Безнең Әтнә мәктәбендә дә шундый бердәм дәрес узды. Дәрестә укучылар үзләренең персональ мәгълүматларын ничек итеп саклап калырга, алданмыйча интернет -кибетләрдән әйберләр алырга, инетернеттагы мәгълүматларның дөреслеген анализларга өйрәнделәр. Полиция хезмәткәре аңлатып...

"Бердәм дәресләр" уза

2016 елның 27 октябреннән 30 октябренә бөтен Россия мәктәпләрендә "Интернет челтәрләрендә саклык" дигән темага бердәм дәресләр узачак.

Безнең Әтнә мәктәбендә дә шундый бердәм дәрес узды.

Дәрестә укучылар үзләренең персональ мәгълүматларын ничек итеп саклап калырга, алданмыйча интернет -кибетләрдән әйберләр алырга, инетернеттагы мәгълүматларның дөреслеген анализларга өйрәнделәр. Полиция хезмәткәре аңлатып кына түгел, шулай ук тормышта булган хәлләрдән дә мисаллар да сөйләп китте.

Балаларга очрашу бик ошады, барысы да бик җентекләп тыңлап утырдылар , ахырдан үзләрен кызыктырган сорауларын да биреп, җавапларын алдылар. Минемчә, шундый бердәм дәресләр мәктәпләрдә бик кирәк ул һәм шушы дәресләрдән соң алдалау, алдану очраклары кимер дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев