Әтнә таңы

Әтнәдә беренчеләргә шаһәдәтнамә бирделәр

"Шимбә көнне мәктәптә өмә уздырдык", - дип хәбәр итте Күәм мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Гыйззәтова. Биредә территорияне җыештыру белән бергә, агачлар да утыртканнар. "Килүчеләрне мәктәп каршында ук зәңгәр чыршылар каршы алачак", - дип куана. Җомга көнне ветеран-укытучы Гөлзада Нәҗипова белән очрашу узган. Монысында мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары катнашкан....

"Шимбә көнне мәктәптә өмә уздырдык", - дип хәбәр итте Күәм мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Гыйззәтова. Биредә территорияне җыештыру белән бергә, агачлар да утыртканнар. "Килүчеләрне мәктәп каршында ук зәңгәр чыршылар каршы алачак", - дип куана. Җомга көнне ветеран-укытучы Гөлзада Нәҗипова белән очрашу узган. Монысында мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары катнашкан. Моннан тыш, 1 сыйныфларны бик күңелле итеп, бәйрәм чарасы ясап мәктәпкә кабул иткәннәр: шәһадәтнамәгә кадәр биргәннәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: