Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Без бергә" фестивале узды

Мәгариф бүлеге мәктәптән тыш эшләр бүлеге белән берлектә район мәктәпләре укучылары катнашында әнә шул исем астында грандиоз чара үткәрде. Грандиоз дип атарга чыннан да сәбәпләр күп бу матур чараны. Ни өчен дигәндә, күптән мәктәп укучылары катнашында шундый эчкерсез, ихлас чыгышлар күргән юк иде инде. Монда бар да гади. Артык масаю...

Мәгариф бүлеге мәктәптән тыш эшләр бүлеге белән берлектә район мәктәпләре укучылары катнашында әнә шул исем астында грандиоз чара үткәрде.

Грандиоз дип атарга чыннан да сәбәпләр күп бу матур чараны. Ни өчен дигәндә, күптән мәктәп укучылары катнашында шундый эчкерсез, ихлас чыгышлар күргән юк иде инде. Монда бар да гади. Артык масаю да, пафослылык та юк. Шул ук вакытта үзенә күрә бер затлылык та сизелә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Әлеге балалар халык иҗат фестиваленың максаты булып балаларның һәм яшүсмерләрнең нәфис - эстетик иҗатын үстерү тора. Халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын да күз алдында тота ул. Алты номинация билгеләнгән - "Хореография", "Халык вокалы", " Халык ансамбле", "Инструменталь ансамбль", "Сәнгатьле уку","Мода театры". Фестивальдә катнашучылар яшь буенча ике төркемдә көч сынашты. Аның беренчесе - 9-12 яшьлек кече группа булса, икенчесе -13-15 яшьлек урта группа. Фестиваль дүрт этапта уза. Башта мәктәпләрдә аның башлангыч этабы узды. Аннан сайлап алынган номерлар алда әйтелгән муниципаль этапта катнашты. Бу этапта җиңүчеләр апрель ахырында Кукмарада узачак зона этабында катнашачаклар. Һәм соңгы, финал этабына зона этабы җиңүчеләре барыр дип көтелә. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиев сүзләренә караганда, бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләр белән гала- концерт та оештырылачак.

Инде фестивальнең муниципаль этабына кире кайтсак, катнашучыларның чыгышына мәртәбәле жюри бәя бирде. Алар арасында һәркемгә яхшы таныш Райлә Фәхретдинова, Риваль Хисматуллин, Лилия Хидиятуллина исемнәре үзе өчен үзе сөйли. Ә номинацияләр буенча чыгыш ясаучыларга килгәндә үземнең күңелгә кереп калган берничә чыгышка тукталасым килә. Гадел Кутуйның "Сагыну" әсәрен сөйләгән Рәсилә Хафизова чыгышын сокланып кабул иттем. Әсәр барыбызга да яхшы таныш, шуңа да карамастан күңелләрне кузгатырлык итеп әзерләнгән. "Халык вокалы" номинациясендә укучыларның күбрәк халык җырларына игътибар бирүләренә куанып утырдым. Азалия Сибгатуллина башкаруында " Ай, җаныем суларда", Динә Якупова башкаруында " Сандугач, күгәрчен", Илнар Хакимов башкаруында "Ачы тау" җырлары, "Ай , былбылым", "Эрбет", "Сагыну", "Ак каен" җырлары шундыйлардан. Вокал белгече түгелмен, тик шулай да башкару осталыгы ягыннан аерылып торучылар байтак иде. Һәм бу бер вокал номинациясенә генә дә кагылмый. Иң- иңнәрне сайлап алу өчен юкка гына жюридагылар да байтак көч һәм вакыт сарыф итмәде.

Дөрестән дә, укучылар һәм укытучылар тарафыннан бик зур эш башкарылган. Әзерлек тә югары дәрәҗәдә дисәм, ялгышмам. Мондый бәйгеләрне оештыруда зур тәҗрибәгә ия булган Райлә Фоат кызы да:"Заманында моңа охшаш "Ватан" бәйгесе уздыра идек. Ул вакыттагы белән чагыштырганда без ун адым алга таба киткәнбез дип санасак та була", - диде.

Беренче коймак төерле була, диләр.Әлеге фестиваль буенча каршылыклы фикерләр дә ишетергә туры килде. Алар арасында "тамашачы фикере белән жюри фикере туры килмәде" дигәннәре дә, "Халык биюе" номинациясендә чыгышлар гадел бәяләнмәде, шулай ук 12 - 15 яшьлекләр арасында 17 яшьлекләргә дә урын бирелде" дигәннәре дә бар. Шулай ук сәнгать мәктәбендә ничә еллар буе шөгыльләнгән балалар белән мондый дәрәҗәдәге бәйгедә беренче тапкыр чыгыш ясаучыларны бер калыпка салуны да бик кабул итеп бетерәсе килми. Киләчәктә моңа игътибар бирелми калмас дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев