Әтнәдә без кабызган утлар...
Әтием энергетик иде. 7-8 яшьләр тулуга, каникулларда ул мине үзе белән подстанциягә алып бара башлады. Ул чакта мине якындагы җиләк-җимеш бакчасы ныграк кызыксындыра иде. Тәэсире булмый калмагандыр, 1956 елда шушы подстанциядә хезмәт юлымны башладым. Аннан соң Әзербайҗан нефть Академиясенең энергетика факультетына укырга кердем. 1963 елда электр станцияләре инженеры белгечлеген алып,...
Әтием энергетик иде.
7-8 яшьләр тулуга, каникулларда ул мине үзе белән подстанциягә алып бара башлады. Ул чакта мине якындагы җиләк-җимеш бакчасы ныграк кызыксындыра иде. Тәэсире булмый калмагандыр, 1956 елда шушы подстанциядә хезмәт юлымны башладым. Аннан соң Әзербайҗан нефть Академиясенең энергетика факультетына укырга кердем. 1963 елда электр станцияләре инженеры белгечлеген алып, "Азглавэнерго"га эшкә җибәрелдем. Өч елдан соң Казанга кайттым.
1966 елның августында "Татэнерго" идарәсе җитәкчесе Шабанов Виктор Константинович миңа станцияне реконструкцияләү шарты белән Казанда, ТЭЦ-1 дә эш тәкъдим итте. Станциясе аз көчле, тузган җиһазлар белән эшләде. Шул ук вакытта ул катлаулы экологик ситуация тудырган иде. Берничә кыска труба төтен чыгара. Тәүлеккә 3000 тонна күмер ягабыз - бу 60 вагон тирәсе. Кабан күле ярына йөзләрчә тонна шлак түгелә. Шәһәргә инженер-энергетиклар җитешмәде, Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы ачылу турында сүзләр генә бара иде.
Энергетик хезмәте киеренке булса да, кызыклы. Күп кенә мәсьәләләрне чишү өчен Мәскәүгә, энергетика һәм электрофикация министрлыгына, шулай ук проектлау институтына барырга туры килде. Кичләрен Казан энергетика техникумында укыту өчен дә вакыт табарга туры килә иде.
1966-68 елларда электростанциянең көчен арттыру һәм мазутка күчерү мәсьәләсе хәл ителде. Бу исә Казан шәһәренең электр белән тәэмин ителешен һәм биредәге экологик хәлне яхшыртты. Шушы мәсьәләләрне хәл итеп йөргән бер мәлдә, СССР оборона министрының махсус боерыгы нигезендә, запастагы офицер буларак армия хезмәтенә чакыру алдым. Ул елларны Кытай белән аралар бик катлаулы иде, шуңа да ике ел армия хезмәте казарма режимында үтте. Армиядән кайткач "Татэнерго"да үзәк диспетчерлык хезмәтендә эш тәкъдим иттеләр. 1971 елның августында исә Казан компрессорлар заводына шеф-инженер булып эшкә урнаштым. Биредә эре компрессор заводларын төзү, монтажлау, аларга дәүләт коммиссиясен үткәрүдә техник җитәкчелек итү эше йөкләнелде. Объектлар Мәскәү, Киев һәм шуның кебек башка зур шәһәрләрдә урнашкан иде. Иң истә калганы - 1975 елның январендә Нурек ГЭСына командировкага бару булгандыр. Биредә ул чакта Советлар Союзында беренче фреон җылыту-суыту станциясе төзелде. Ул кышын шәһәрне җылыту, җәен суыту режимында эшләде. Станция сафка басканнан соң, шунда ук эш тәкъдим иттеләр. Бу Бөтенсоюз төзелеше иде, аңа СССРның бөтен почмагыннан 15 меңнән артык белгечләр чакырылды. Биредә бөтен дөньяда беренче тапкыр 300 метр биеклектәге плотина өелде. Аны 20 ел дәвамында тәүлек буе 500дән артык "Белаз" өйде. Шунда ук кырыклап карьер булдырылды. Платинага бару юлында диаметры 6 метр булган 40 километрдан артык озынлыктагы туннель салынды. Гидрогенераторга су 300 метр биеклектәге 6 метрлы трубадан бирелде. Әлеге агрегатның көчәнеше 335 мең киловаттны тәшкил итә иде. Барысы 9 шундый генератор урнаштырылды. Әлеге платина бүгенге көндә дә дөньяда иң биеге булып санала һәм зур станцияләр исемлегенә керә.
1982 елда Бакуга кайттым. 1992 елда СССР таркалганнан соң, кабат Казанга кайтырга карар кылдым. Шушы елның май аенда мине "Татэнерго"ның ул чактагы генераль директоры Рафик Гомәр улы Хәйруллин кабул итте һәм Әтнә районы электр станциясенә җитәкче урынына тәкъдим итте. Барысында нульдән башларга яратканга, мин шатланып риза булдым. 7 майда исә Әтнә районы башлыгы Әхәт Гыйлемхан улы Хәкимов Әтнә РЭСының җитәкчесе итеп билгеләде. Районыбызның аякка басуында һәм чәчәк атуында минем дә тыйнак кына булса да өлешем керү белән чиксез горурланам.
Минем юлымны улым дәвам итә. Казан энергетика институтын тәмамлаганнан соң, ул "ЛЭП-500кв" төзелешенең Удмурт участогы төзелешен җитәкләде. Әлеге линия Казан шәһәрен электр белән тәэмин итүне яхшырту өчен салынды һәм безнең район территориясе аша да үтте. Бүгенге көндә улым Энерготөзелеш компаниясе җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев