Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бүген-иртәгә урып-җыюга чыгарбыз, дигән хыял белән көн итәләр

Ә бүгенге көндә төп игътибар - терлекчелектә һәм терлек азыгы әзерләүдә. 27 июльгә районда күпьеллык үләннәрдән 3943 тонна печән әзерләнгән. Болын печәне дә аз түгел - 667 тонна тәшкил итә. Елга печәненең дә күп өлеше "Шахтер" хуҗалыгында әзерләнә. Хуҗалык аны 112 тонна әзерләгән. Ә район буенча барысы 297 гектарда 299...

Ә бүгенге көндә төп игътибар - терлекчелектә һәм терлек азыгы әзерләүдә. 27 июльгә районда күпьеллык үләннәрдән 3943 тонна печән әзерләнгән. Болын печәне дә аз түгел - 667 тонна тәшкил итә. Елга печәненең дә күп өлеше "Шахтер" хуҗалыгында әзерләнә. Хуҗалык аны 112 тонна әзерләгән. Ә район буенча барысы 297 гектарда 299 тонна печән чабып алганнар.

Күпьеллыкларның икенче укосыннан 5036 тонна печән әзерләп куелган. Монда да "Шахтер" өлеше аерылып тора: хуҗалык 923 тонна печән әзерләп, шуның эченнән шәхси хуҗалыкларга 257 тоннасын бүлеп биргән. Авыл хуҗалыгы идарәсенең 27 июль сводкасына күз салсак, халыкка тагын "Күшәр" хуҗалыгы гына 190 тонна печән бүлеп биргән.

Район хуҗалыклары 6271 гектарда күпьеллык үләннәр чабып, 43942 тонна сенаж салганнар. Әлегә иң күбе - 7983 тоннасы "Шахтер" өлеше. Берьеллыклардан да сенаж салу дәвам итә. Өч хуҗалык 2439 тонна сенаж әзерләгән инде. Аңлагансыздыр, ул өч хуҗалыкның берсе - "Шахтер". "Ташчишмә" һәм "Уңыш" та да бу эш уңышлы старт алды.

Район буенча барысы 46381 тонна сенаж әзерләнде. "Шахтер"ныкы 10 мең тоннага якынлашып килә.

Кыскасы, барлык сенажның биштән бере "Шахтер" өлеше. Хуҗалыкның "Соңгыр" басуында булдык. Биредә ике "МакДон" катнаш азык турата. "КамАЗ" һәм "Беларус"лар берөзлексез чокырга ташыйлар. Комбайнчыларның берсе - әле беренче сезон гына эшләүче Илшат Сибгатуллин белән аралашырга өлгердек.

- Иртәнге 6дан кичке караңгыга кадәр шушында без. Ике тапкыр басуга алып килеп ашаталар. Техника гына түзсен, үзем түзәм, - ди.

Биредә 33 һәм 43 гектар мәйданлы ике басу икән. Инде икесен дә тәмамлап яталар. Шундый тырыш егетләре эшләп торганда хуҗалыкта сенаж әзерләүдә кыенлык булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев