Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Бирегез мәйдан! бәйгесе үтте

Күңгәр авылы мәдәният йортында районкүләм уздырылган "Бирегез мәйдан!" бәйгесенең авылара туры үтте. Шушындый ук бәйге Түбән Көек мәдәният йортында булып узган иде. Кызганыч, андагы авыл үзешчәннәренең чыгышын карап булмады. Шуңа да бу икенче бәйгегә бик теләп бардым. Әлеге бәйге безнең районда беренче генә тапкыр үткәрелми. Бәйгенең төп максаты - район...

Күңгәр авылы мәдәният йортында районкүләм уздырылган "Бирегез мәйдан!" бәйгесенең авылара туры үтте.

Шушындый ук бәйге Түбән Көек мәдәният йортында булып узган иде. Кызганыч, андагы авыл үзешчәннәренең чыгышын карап булмады. Шуңа да бу икенче бәйгегә бик теләп бардым. Әлеге бәйге безнең районда беренче генә тапкыр үткәрелми. Бәйгенең төп максаты - район халкын сәнгатькә тарту, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүне камилләштерү, Ватанга мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү һәм шул ук вакытта тамашачының ялын оештыру. Тамашачы димәктән, Күңгәр авыл мәдәният йорты залында андыйлар хәйран иде.

Яшермим, әлеге бәйгегә барганда, ниндидер яңалык, үзгәреш көтте күңел. Киләсе елның Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы кебек зур бәйрәм белән бәйле булуын да исәпкә алсак, бу шулай булырга тиеш тә кебек иде. Әмма...

Дөрес, Бөек Җиңү, Ватан сугышы батырлары турында чыгышлар булмады түгел, анысы. Күңгәрдән Фәридә Сибгатуллина, Ташчишмәдән Гөлназ Хөснетдинова, Кызыл Утардан Гөлсөя Каюмова, Кышлаудан Зөлфия Шакироваларның чыгышларын мин генә түгел, залда утыручылар да бик яратып кабул итте. Сәнгатьле сөйләмне хәзер хәтта мәктәпләрдә ишетүе дә бик авыр, аңа игътибар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Шуңа да бик рәхәтләнеп тыңладым. Шул ук вакытта, бу бәйгедә бүтән елларда катнашучыларны сәхнәдә күрү кәефне төшерде. Әйе, җыр белән чыгыш ясаучылар арасында моңлы тавышлылары да юк түгел иде. Әмма бәйгенең максатларыннан берсе - яңа талантлар ачу икәнен дә онытмаска иде.

Мәдәният хезмәткәрен заман белән бер сулышта атлаучы, алдынгы карашлы, позитив фикерләүче, һәр нәрсәдән яңалык эзләүче буларак күзаллыйм мин. Монда кеше белән аралаша белү дә бик зур роль уйный. Бик ялынып- ялварып сорасаң да, тиешенчә игътибарың җитмәсә, берәү дә сәхнәгә чыгам дип атылып тормый. Әнә шундыйларны күрә белү кирәк, аларны сәхнә дигән олы бер дөньяга чыгара белү кирәк. Чыкканнарын, югалтмый саклый белү кирәк Ә бездә... "Бирегез мәйдан!" да да шул ук кеше, "Әтнә сандугачы"нда да шул ук кеше. Ярый, быел "Бирегез мәйдан!"га укучы балаларны кертмәгәннәр. Җитәкчеләр белән очрашу вакытларында, еш кына кайсы авыл мәдәният йортында булса, шуларны мактау күренешләренә тап буласың. Ә бит мәдәният хезмәткәренең эшен авыл кешесеннән дә яхшы белүче юк. Менә сине авыл кешеләре мактасын, булдырасың, дисеннәр, мондый мактау янында грамотасы да, рәхмәт хаты да бер читтә торсын. Барысын да бер калыпка салган димәгез, араларында чыннан да янып-көеп йөрүчеләр дә байтак. Шунысын да әйтәсем килә, без интернет, компьютер заманында яшибез. Сайт тутыру дигән әйбер безнең газетадан да читтә тормый. Аның өчен бер яктан җитәкчеләрдән, икенче яктан укучыларыбыздан бик күп "рәхмәт" сүзләре ишетәбез. Уңай яклары да бар. Мәсәлән, "Бирегез мәйдан!" бәйгесе хакында иң башта Ары мәдәният йорты битендә (В контакте турында сүз) укып белдем. Алар һәрвакыттагыча, бар яңалыкны эләктерп алырга гына тора.Ә менә Күңгәрдә үтәчәге турында бу мәдәният йортының битенә кереп карадым, әмма бер белдерү дә табалмадым. Кеп-кечкенә Чембулат куйган белдерүне, ә менә бәйге үтәсе авылныкында белдерү юк. Нәтиҗәне үзегез ясарсыз дип уйлыйм.

Мәдәният елы ахырына якынлаша. Кызыклы үзгәрешләре, яңа талантлары белән истә калырмы ул ? Әллә билге өчен генә үткән бер ел булыпмы? Күпләр өчен җәфа гына булып...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев