Әтнәдә биш чит ил гражданины җавапка тартылган
Районда 29 июньнән 9 июльгә кадәр "Легаль булмаган мигрант" операциясе бара. Әлеге операция барышында миграция хезмәте, полиция бүлеге белән берлектә чит илдән килгән гражданнарның Россиядә яшәү һәм эшләү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр. Шул ук вакытта аларны кабул иткән гражданнарның да закон таләпләрен үтәүләре карала. "Операция барышында барысы 5 административ протокол төзелеп,...
Районда 29 июньнән 9 июльгә кадәр "Легаль булмаган мигрант" операциясе бара. Әлеге операция барышында миграция хезмәте, полиция бүлеге белән берлектә чит илдән килгән гражданнарның Россиядә яшәү һәм эшләү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр.
Шул ук вакытта аларны кабул иткән гражданнарның да закон таләпләрен үтәүләре карала. "Операция барышында барысы 5 административ протокол төзелеп, 10 мең сум күләмендә штраф салынды.
Шуларның өчесе яшәү кагыйдәләрен, икесе эшләү кагыйдәләрен бозучылар", - дип хәбәр итә районның миграция хезмәте җитәкчесе Лира Фәгъмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев