Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бишәү исерек, берсе качып киткән

Бишәү исерек, берсе качып киткән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов сүзләренә караганда, узган атна эчендә район юлларында 7 җәяүлегә протокол төзелгән. Күпме язып торсак та, кичке якта киемендә яктылык кайтаргыч элементларсыз йөрүчеләр дә бар икән әле. Җәяүлеләрнең икесе нәкъ менә шуның өчен җавапка тартылган да инде. Куркынычсызлык каешлары тагылмаган -...

Бишәү исерек, берсе качып киткән

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов сүзләренә караганда, узган атна эчендә район юлларында 7 җәяүлегә протокол төзелгән.

Күпме язып торсак та, кичке якта киемендә яктылык кайтаргыч элементларсыз йөрүчеләр дә бар икән әле. Җәяүлеләрнең икесе нәкъ менә шуның өчен җавапка тартылган да инде. Куркынычсызлык каешлары тагылмаган - биш, җәяүлегә юл бирмәгән - бер, номерлары пычрак - сигез,тонировкалы - бер, документлары өйдә онытылып калган - ике машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Юл билгесе таләпләренә буйсынмаган биш машина йөртүче дә биш йөздән мең ярым сумга кадәр штраф түләячәк. Юл һаләкәте урынын ташлап киткән машина йөртүчегә исә 15 тәүлеккә кадәр арест яки бер елдан ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Машинасы теркәлү үтеп тә, номерларын машина багажнигында "качырып" йөрткән йөртүче 5 мең күләмендә штраф түләячәк. Шулай ук атна барышында биш машина йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган өчен җавап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев