Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бордюр кырыйларын чистарталар

Район үзәгенең Совет урамыннан йөрүчеләр күргәндер, биредә урамның Олы Әтнә авыл җирлегенә караган өлешендә - иминиятләү бинасыннан башлап, Арча ягында урнашкан кибетләргә кадәр, бордюр кырыйларына җыйналып торган пычракны чистарталар. "Тракторны коммуналь хуҗалык бирде, аның алдыннан 4 хезмәткәр балчыкны кырып, тракторга салалар. Беррәттән Яңа Әтнә авылы урамнарына вак таш түшәү эше...

Район үзәгенең Совет урамыннан йөрүчеләр күргәндер, биредә урамның Олы Әтнә авыл җирлегенә караган өлешендә - иминиятләү бинасыннан башлап, Арча ягында урнашкан кибетләргә кадәр, бордюр кырыйларына җыйналып торган пычракны чистарталар.

"Тракторны коммуналь хуҗалык бирде, аның алдыннан 4 хезмәткәр балчыкны кырып, тракторга салалар. Беррәттән Яңа Әтнә авылы урамнарына вак таш түшәү эше башланды, вак таш шулай ук Шәкәнәч, Кече Әтнә авылы урамнарына да җәеләчәк. Әлеге эшне ОАО"Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогы юлчылары башкарачак", - дип хәбәр иттеләр Олы Әтнә авыл җирлегеннән. Яңа зиратка фундамент та эшләнә, коймасы профильдән, бизәкле итеп ясалачак. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев