Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдә борынгы зиратны яңарттылар

Иске һәм Олы Мәңгәр авыллары арасындагы басуда кабер ташлары аунап ятучы борынгы зиратны күргәнегез булгандыр. "Таттелеком" генераль директоры, якташыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин ярдәме белән ул искитәрлек гүзәл дини-тарихи урынга әйләнеп ята. "Кайбер тарихи чыганакларга караганда, Иске Мәңгәр авылына XIII-XIV гасырларда ук нигез салына". Алгы ягында капка-коймалар корылган, әрвахлар рухына...

Иске һәм Олы Мәңгәр авыллары арасындагы басуда кабер ташлары аунап ятучы борынгы зиратны күргәнегез булгандыр. "Таттелеком" генераль директоры, якташыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин ярдәме белән ул искитәрлек гүзәл дини-тарихи урынга әйләнеп ята.

"Кайбер тарихи чыганакларга караганда, Иске Мәңгәр авылына XIII-XIV гасырларда ук нигез салына". Алгы ягында капка-коймалар корылган, әрвахлар рухына дога кылу өчен махсус урын булдырылган, борынгы замандагы кебек тигез итеп таш юллар түшәлгән зират территориясе әнә шундый сүзләр язылган табличка белән каршы алды. Шунда ук күзебез капкага эленгән "Зират әдәпләре" һәм "Тыелган эшләр"гә төште. Монда язылганнарның безнең халык өчен бик мөһим сүзләр булуына укыган саен ныграк инандым. Район Сабан туена керү юлына да әдәп-әхлаклы булыгыз дип язып эләргә кирәктер.

Элек зират территориясе 20000 квадрат метр мәйдан биләгән, дип саныйлар Иске Мәңгәр өлкәннәре. Нуретдин Шиһабетдинов һәм Илдар Хисмәтуллин әйтүенчә, зиратта 18 кабер ташын һәм 19 чардуганны торгызганнар. Берничә генә күренә иде бит, дип гаҗәпләнерсез. Мин дә шулай дигән идем, җирле элемтә бүлеге җитәкчесе Азат Солтанов аңлатма бирде. Махсус штырьлар белән кадап эзләгәннәр һәм җир астыннан тагын 15 ташны, ә берсен ярты метр тирәнлектән казып чыгарганнар. Шунысы гаҗәпләндерә, 500 ел буе теләсә-кая аунап, шул исәптән җир астында да яткан ташлар арасында әле укырлыклары да бар. "Казаннан галим килеп укыды", - дип аңлаттылар. Ташны чардуган белән әйләндереп алганнар, янәшәсендә безнеңчә язылган табличкалар да бар. Ташлардагы "Пәйгамбәр аңа тынычлык теләде..." "Аллаһу Сүбһәнәһү вә Тәгалә әйткән: Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс", сүзләрен укыгач, күңел шомланды.

Ташлар ничек әлегәчә сакланганнар дисезме?! Бу уңайдан шушы җирлекнең элекке авыл советы секретаре, инде 81нче яшь белән баручы Наил Гарифҗанов фикере үзенчәлекле. "Бу таш - бик җиңел, казып җир өстенә чыгаргач кына ката. Чөнки, ком-таш кушылмасы түгел. Бәрәңгедә әнә шундый таш чыгаралар", - диде. Күп еллар элек Гомәр Саттаров һәм Татарстан Югары Советыннан ике депутат килеп, бер ташны музейга дип алып киткәннәр. "Үзем күтәреп төяштем, бик җиңел иде", - дип өсти.

"Таттелеком" пресс-хезмәте җитәкчесе Рөстәм Закуанов сүзләренә караганда, республикада оешма көче белән торгызылган унберенче зират бу. "Тора-бара Кала Тауга да сугылырбыз әле, анда да борынгы зират бар бит", - диде. Без китәр алдыннан зират капкасы янындагы тактада язылган сүзләрне кабатлады: "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев