Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Боз сарае” төзелә

Боз шәһәре төзелеше кызу темплар белән дәвам итә. Хәмит БАДИКОВ Оешмалар көче белән калкып ятучы бу шәһәрчек узган елгыдан да матуррак булыр дип ышандыралар. Бу хакта боз блоклардан стеналар төзүче эшчеләрдән сораштым. Фикерләре нык яңгырады: - Бәхәссез, бик матур шәһәрчек булачак бу. Аеруча сәхнә өлеше күз явын алырлык була. Ярымтүгәрәк...

Боз шәһәре төзелеше кызу темплар белән дәвам итә.

Хәмит БАДИКОВ

Оешмалар көче белән калкып ятучы бу шәһәрчек узган елгыдан да матуррак булыр дип ышандыралар. Бу хакта боз блоклардан стеналар төзүче эшчеләрдән сораштым. Фикерләре нык яңгырады: - Бәхәссез, бик матур шәһәрчек булачак бу. Аеруча сәхнә өлеше күз явын алырлык була. Ярымтүгәрәк рәвештә урнашкан боз баскычлар буйлап сәхнәгә менүе үк күңелле...

- Быел сәхнә өлешендә өч башня урнаштырабыз. Ике кырыйдагысы - зур, уртадагысы тагын да биегрәк...

- Бик матур "горка" төзибез, балалар рәхәтләнеп шусыннар. "Боз шәһәре"нең төп мәгнәсе балаларга шатлык китерү инде ул...

- Бар да әйбәт, тоткарлык юк. Кайнар чәй дә булса икән, кисәк кенә көн суытып җибәрде бит...

Боз блоклары белән дә вакытында тәэмин итеп торалар, Олы Әтнә сусаклагычында боз блокларны тиз-тиз әзерләп, төзелеш мәйданына озаталар. Раствор ясарга дип карны алып килеп торалар, су да шланглардан килә. Боз кирпечләрнең генә узган елгыдан җыйнаграк булуына игътибар иттем. Эш озакка сузылыр, уңайсыздыр инде дип, янә эшчеләргә мөрәҗәгать иттем. - Киресенчә, кечкенә блоклар белән эшләргә уңайлырак. Кызурак та эшләнә, - диделәр. Төзелеш барышына күзәтчелек итүче мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов белән дә әңгәмә кордык.

- "Боз шәһәре" төзелешенә барлык оешмалар да зур өлеш кертәләр, бу бик куанычлы. Быелгы төзелешнең төп үзгәлеге шул - соңрак башладык. Шуңа карамастан 25 декабрьгә - Кыш бабайлар парады белән "Район чыршысы" ачылышына ул әзер булачак. Боз сәхнәдә төрле мәдәни чаралар уздырырга планлаштырабыз, - диде ул. "Боз шәһәре" төзелеше фотолары белән atnya-rt.ru сайтында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев