Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә боз юка

Кыш җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта. Юка боз катламы белән капланган су саклагычлары гражданнар, балыкчылар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Яңа Шашы авыл җирлегендә 2 зур сусаклагыч бар. Бәхетсезлек очракларын булдырмау йөзеннән гражданнар, балалар арасында аңлату эшләре алып барыла. Халык әйтеме буенча, көзге боз көзге калынлыгында булса...

Кыш җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта. Юка боз катламы белән капланган су саклагычлары гражданнар, балыкчылар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Яңа Шашы авыл җирлегендә 2 зур сусаклагыч бар. Бәхетсезлек очракларын булдырмау йөзеннән гражданнар, балалар арасында аңлату эшләре алып барыла. Халык әйтеме буенча, көзге боз көзге калынлыгында булса да ышанычлы дисәләр дә, аның калынлыгы күпме булырга тиеш соң?

Беренче чиратта үзеңне саклау максатыннан гап-гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

  • истә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен боз калынлыгы 15 сантиметрдан ким булмасын. Боздан төркем белән бармагыз, арагыз 5-6 метр тирәсе булсын;

  • бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булгандакермәскә тырышыгыз;

  • кар белән капланган урыннарда сак булыгыз, таяк белән тикшереп кенә хәрәкәтләнегез;

  • әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк;

  • балык тотканда бер урынга күпләп утырмагыз, саклагыч жилет киегез һәм 15-20 метр озынлыктагы бау алыгыз;

  • бозга спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә керергә ярамый.

Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

  • паникага бирелмәгез, боз калын булган якка чыгарга тырышыгыз. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк;

  • судан бозга чыккач аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев