Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бронхиаль астма белән авырыйлар

Кызыма "Бронхиаль астма"дигән диагноз куйдылар. Куркытып та бетерделәр, табиб сүзен, киңәшләрен ишетәсем килә. Кул астында шундый язма булса, җиңелрәк булыр кебек. Сания, Әтнә районы. Сезнең үтенечегезне канәгатьләндерәбез. Сорауларыгызга район үзәк больницасының табибәсе Лилия Нурияздан кызы Сибагатова сезнең соравыгызга җавап бирә. Бронхиаль астма - киң таралган авыртуларның берсе. Соңгы елларның тикшерү...

Кызыма "Бронхиаль астма"дигән диагноз куйдылар. Куркытып та бетерделәр, табиб сүзен, киңәшләрен ишетәсем килә. Кул астында шундый язма булса, җиңелрәк булыр кебек. Сания, Әтнә районы.

Сезнең үтенечегезне канәгатьләндерәбез. Сорауларыгызга район үзәк больницасының табибәсе Лилия Нурияздан кызы Сибагатова сезнең соравыгызга җавап бирә.

Бронхиаль астма - киң таралган авыртуларның берсе. Соңгы елларның тикшерү нәтиҗәсендә җир шарында 100 миллион кеше бронхиаль астманың төрле дәрәҗәләре белән авырый. Бигрәк тә бу балаларда еш күзәтелә. Бронхиаль астманың барлыкка килүенә һәртөрле аллерген сәбәпче була ала: чәчәкләрнең һәм агачларның серкәләре, азык-төлек ризыклары, йорт хайваннарының йоннары, һәртөрле тузан. Шулай ук салкын юеш һава, ОРВИ, физик нагрузка һәм башкалар.

Бронхиаль астма вакытында организм белән ниләр була соң?

- бронхларның тирә-як мускуллары кысыла;

- бронхларның лайлалы катлавы кабара, калыная, бу инде бронхларның эшен кыенлаштыра.

- ялкынсыну вакытында җыйналган лайла чыга алмый бронх стеналарында тоткарлана, анда микроблар үрчи.

- Мондый вакытта бронхларның юллары кысыла, сулыш алу авырая һәм үпкәләргә һава барып җитә алмый.

Шуның аркасында авыруның сулыш алуы кыенлаша, ул буыла башлый. Бронхиаль астманың ике төре була: атопик һәм инфекцион-аллергик. Атопик бронхиаль астма ешрак балаларда күзәтелә, ул нәселдән килә. Инфекцион-аллергик бронхиаль астма бактерияләргә, вирусларга, гөмбәчекләргә югары сизгерлек булганда барлыкка килә, ул салкын тиюдән дә барлыкка килә ала. Астманың төп билгеләре: ютәлләү, гыжылдау, тын кысылу. Бу билгеләр ялкынсыну көчәйгән вакытта күзәтелә яисә аллерген белән контактка кергәннән соң күзәтелә.

Авыруны ничек дәвалап була?

Иң беренче чиратта, аллергик ялкынсынуга юл куймаска кирәк. Дәвалау чаралары авыртуның формасыннан, авыруның үзеннән, аның эш урыныннан, гаилә хәленнән дә тора. Бронхиаль астманы дәвалаган чорда аллергеннар белән контакттан читләшергә кирәк. Буылу көчәеп киткәндә тиз һәм тулысынча тын юлларын ачып җибәрергә кирәк. Шунлыктан аэрозоль ингаляторлар кулланалар. Ингаляторны тәүлеккә 3-4 тапкырдан күбрәк куллану, дәвалануның дөрес булмавын аңлата. Мондый чакта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ничек кисәтеп, авыруны булдырмый калып була?

Иң элек сәламәт тормыш алып барырга кирәк, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, нерв күзәнәкләрен сакларга, физкультура белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә кирәк. Авыруның ашау рационында витаминнарга бай, туклыклы матдәләр булырга тиеш. Бронхиаль астма вакытында ысланган, тозлы, кыздырылган ризыклар кулланмаска кирәк. Аллергеннар белән контакт булдырмаска кирәк. Приступны булдырмас өчен бүлмәдән гөлләрне, келәмнәрне, аквариумны алып куярга кирәк. Бу профилактика чаралары авыруга сәламәтлеген саклап калуда булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев