Әтнә таңы

Әтнәдә Бәрәзә Хафиз истәлегенә үткән көрәш бәйгесе җиңүчеләре

Чын батыр билен бирмәс "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында танылган көрәшче, легендар якташыбыз Бәрәзә Хафиз призына көрәш бәйгесе булып узды. Бәйгедә Әтнәдән тыш, Арча, Биектау, Теләче, Кукмара, Саба районнарыннан, Казаннан һәм Мари Иленең Бәрәңге, Морки районыннан, Йошкар Оладан барысы 15 команда катнашты. Татар -башкорт милли көрәшендә бил алышыр өчен 1998...

Чын батыр билен бирмәс

"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында танылган көрәшче, легендар якташыбыз Бәрәзә Хафиз призына көрәш бәйгесе булып узды.

Бәйгедә Әтнәдән тыш, Арча, Биектау, Теләче, Кукмара, Саба районнарыннан, Казаннан һәм Мари Иленең Бәрәңге, Морки районыннан, Йошкар Оладан барысы 15 команда катнашты. Татар -башкорт милли көрәшендә бил алышыр өчен 1998 елгы һәм аннан яшьрәк 140 лап көрәшче җыелган иде бирегә. Бәрәзә Хафиз истәлегенә үткән әлеге бәйгенең иганәчеләре - спорт өчен җанын-тәнен бирергә әзер Ленин исемендәге, "Таң", "Күшәр", "Ташчишмә" күмәк хуҗалыгы җитәкчеләре, Хәмит Галимҗанов, эшмәкәрләр Ирек һәм Динар Шәрәфиевләр булды. РСФСРның спорт остасы, танылган көрәшче Марсель Хәйдаров әлеге бәйгегә баш хөкемдар итеп чакырылган. Шулай ук күп еллар безнең якларда гына түгел, чит җирләрдә дә билен бирмәгән көрәшченең оныклары, оныкчыклары аның истәлегенә үткән бәйгенең хөрмәтле кунаклары буларак, урыннары түрдән иде.

Көрәш ике мәйданда барды. Спорт мәктәбе, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге бәйгене тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә зур көч куйган. Бәйгедә Әтнә данын өч команда- Әтнә1, Әтнә 2 һәм Әтнә 3 яклады. Шунысын да әйтергә кирәктер, Әтнә өчен бил алышкан егетләрнең күбесе спорт мәктәбенең көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр. Һәм Әтнә 1 командасының беренче урын алуы да әлеге мәктәптә яшь көрәшчеләр өчен тиешле шартлар булдырып, әлеге спорт төренә тиешле игътибар булуында, билгеле.

Икенче урынны Кумара командасы көрәшчеләре алды. Өченче урында - Биектау, дүртенче урында кабат үзебезнең Әтнә 2 командалары лаек булды.

Әтнә үзенең геройларын белергә тиеш. Республиканың Кумара, Саба, Теләче кебек әлеге милли спорт төренә ныклы һәм җитди караш булган район көрәшчеләре белән бил алышып, сынатмаган егетләребез менә кемнәр:

1 урын алучылар - Айзат Филатов(Әтнә1); Алмаз Гатауллин(Әтнә1); Фәнил Хәкимуллин (Әтнә1); Фәнгиз Маннамов (Әтнә1); Фаяз Зарипов (Әтнә1).

2 урын алучылар - Эмиль Сабитов (Әтнә 3); Рәсим Сәләхетдинов (Әтнә1); Булат Фәхриев (Әтнә 1); Рүзәл Хәкимов (Әтнә2).

Реклама

3 урын алучылар - Динарис Таҗетдинов (Әтнә 1); Илсур Мөхәмәтҗанов (Әтнә 2).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: