Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - Бөтенроссия турниры

Олы Әтнә урта мәктәбендә вакытсыз вафат булган мәктәп директоры Илсур Шакир улы Дәминов истәлегенә волейбол буенча III Бөтенроссия турниры узды.

Беренче елны район күләмендә һәм мәктәп укучылары арасында узса, аннан соңгы ике елда төбәкара статуска ия булды. Быел беренче тапкыр 35 яшьтән өлкән укытучылар катнашты. Мондый бәйге оештыру артыннан бертуктаусыз чапкан физкультура укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмовка рәхмәтнең иң зуры.

  • Без күп түгел, 6 кешелек команда туплап килдек. Бик яхшы турнир, укытучылар өчен оештырылуы үзе генә ни тора! - дип гаҗәпләнә Чуаш командасы капитаны Владимир Захаров.
  • Мондый турнир булдыру бик куанычлы хәл. Шатланып килдек, - ди Балтач командасы капитаны Рәдиф Сөләймәнов та.

Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова Илсур Шакир улы турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар. Мәрхүмнең Казанда яшәүче энесе оештыручыларга рәхмәт белдереп, волейболчыларга уңышлар теләде.

Турнирны 2 төркемгә бүленеп, Олы Әтнә мәктәбе һәм үзәк спорт залында туп чөеп башладылар. Әтнә командасы Биектау һәм балтачларны отып, финалга узды. Биектау командасы төркемдә II урын алып, гомуми III-IV урын өчен көрәште. Икенче төркемдә Чуаш командасына җитүче булмады, ул да финалга үтте. Биредә Арча - II, Марий Эл вәкилләре III булдылар. Финал уеннары мәктәп спорт залында дәвам итте. Кискен бәйгедә Арча командасы III урын яулады. Финалның беренче уенында әтнәләр чагыштырмача җиңел җиңгән кебек булдылар. Шул фикер аларга да тәэсир иттеме, икенчесендә ахырга кадәр диярлек кунаклар алда бардылар. Ахыр чиктә, Әтнә капитаны Нәкыйп Мәгъсүмов тәнәфес алып, команданы тынычландырды - шул булышлык итте бугай, хуҗалар җиңүгә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев