Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә булган Америка галиме диссертация яклады

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә 17 ноябрь көнне зур вакыйга булды, монда беренче тапкыр үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланды. Америка галиме Пол Уолтер Куйвинен татар гармуннары буенча " Гармун - Казан татарларының традицион мәдәниятендә"дип исемләнгән фәнни хезмәтен тәкъдим итте. Әлеге хезмәтен язар алдыннан Пол Уолтер махсус татар телен өйрәнеп, Биектау,...

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә 17 ноябрь көнне зур вакыйга булды, монда беренче тапкыр үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланды. Америка галиме Пол Уолтер Куйвинен татар гармуннары буенча " Гармун - Казан татарларының традицион мәдәниятендә"дип исемләнгән фәнни хезмәтен тәкъдим итте.

Әлеге хезмәтен язар алдыннан Пол Уолтер махсус татар телен өйрәнеп, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач районнарында булып, гармун уйнау үзенчәлекләрен өйрәнә, нотаалар язылышының яңа системасын кертә. Рәсми оппоненты, Республика традицион мәдәнияте үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Эльмира Ринат кызы Каюмова диссертациянең югары һөнәри дәрәҗәдә эшләнүен һәм әлеге хезмәтнең фольклористикага зур өлеш кертүен әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев