Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә булган бер очрашу турында

Очрашу Сусаганбыз... Картлык- шатлык түгел дип әйтергә яраталар бездә. Дөрестән дә, яшь олыгаеп, аяк-куллар сызланган, җитмәсә күпләр парларын югалтып, ялгыз калган бу чор күпләр өчен шатлык-куанычлардан гына тормый. Икенче яктан караганда исә, нәкъ менә балалар үсеп җитеп,башлы-күзле булып, оныклар тәмен татыган, барыннан да канәгать булып , шуның белән күңел тынычлыгына...

Очрашу

Сусаганбыз...

Картлык- шатлык түгел дип әйтергә яраталар бездә.

Дөрестән дә, яшь олыгаеп, аяк-куллар сызланган, җитмәсә күпләр парларын югалтып, ялгыз калган бу чор күпләр өчен шатлык-куанычлардан гына тормый. Икенче яктан караганда исә, нәкъ менә балалар үсеп җитеп,башлы-күзле булып, оныклар тәмен татыган, барыннан да канәгать булып , шуның белән күңел тынычлыгына ия булучылар да байтак. Заманнан калышмыйлар, белемгә омытылып, яңалыклар белән кызыксынып яши алар. Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә булып узган өлкәннәр белән очрашудан соң, моның нәкъ шулай булуына үзем дә инандым.

Район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов өлкәннәр белән уздырылачак мондый очрашулар турында аңлатып киткән иде инде. Ул турыда без газетабыз битләрендә дә язып уздык. Биредә үткән очрашуның да төп сәбәбе шул булды. Китапханәгә килгән өлкәннәр арасында әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыкканнары да, олы хөрмәткә лаек ак әбиләр дә бар иде. Очрашуны Мингазиз абый Зиннәтов үзе ачып җибәреп, авыл апаларын район ветераннар советы эшчәнлеге белән таныштырды, киләчәккә куелган максатлар белән уртаклашты. Авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова исә килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде, әлеге очрашуларның айга бер мәртәбә булачагы турында әйтеп узды. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан ел саен Хәтер көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел исә әлеге бәйрәмне шушы очрашу белән бергә бәйләп үткәрергә булганнар. Авылның ак абыстае Диләрә апа Әхмәрова Корьән сүрәләреннән өзекләр укып, шулай ук дин юлында булган Сәкинә апа Халикова вәгазьләр сөйләгәннән соң, сүз авылның тагын бер хөрмәткә лаек шәхесенә - лаеклы ялдагы укытучы, тарихчы Люция апа Әхмәтҗановага бирелде. Аның чыгышы биредә булучыларның барысы тарафыннан да зур кызыксыну белән тыңланды. Бөек Болгар бабаларыбызның тормыш-яшәеше, татарлар язмышыннан кызыклы фактлар, динебез тарихы- әллә үзебез моңа сусаганбыз, әллә инде Люция апаның сөйләү осталыгының югары дәрәҗәдә булуы үз эшен эшләдеме, алда торган чәйләр дә, тәм-томнар да онытылды, йотлыгып тыңладык. Өлкәннәр өчен генә түгел, биредә булган без, яшьрәкләр өчен дә бик кызыклы очрашу булды ул. Мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова, китапханә мөдире Гөлшат Гарифҗанова, Хәлимә апа Закированың тырышлыгы белән әзерләнгән бу җылы очрашудан бар да кәнәгать калды дисәм дә, ялгышмам. Аларга һәрчак ярдәмгә әзер булган авыл җирлеге рәисе Вәзыйх Хисматуллин, аның урынбасары Гөлназ Мусина, җаны-тәне белән авылга, туган җиргә гашыйк Надия апа Равзетдинованы да әйтми калсам, язмам да тулы булмас кебек. Авылның "тоткалары" булган бу затларның киләчәккә хыял- максатлары зурдан әле. Күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев