Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә буран булса, юлга 10 берәмлек техника чыга

"Татавтодор" хезмәткәрләренең тукталышлардан чүп җыйганнарын күргәнегез бар идеме? Сүрия Мингатина фотосында шундый вакыт шәрехләнә. Автобус тукталышлары янындагы пакетлы чүп-чарны төяп алып китә алар. Гомумән, юлчыларга район юлларындагы чисталык өчен рәхмәттән башка сүз юк. Башка районнарга барып кайтучы күзенә аеруча яхшы күренә бу. Әле дә юлларны киңәйтеп, кырыйдагы кар көртләреннән арындыралар....

"Татавтодор" хезмәткәрләренең тукталышлардан чүп җыйганнарын күргәнегез бар идеме?

Сүрия Мингатина фотосында шундый вакыт шәрехләнә. Автобус тукталышлары янындагы пакетлы чүп-чарны төяп алып китә алар. Гомумән, юлчыларга район юлларындагы чисталык өчен рәхмәттән башка сүз юк. Башка районнарга барып кайтучы күзенә аеруча яхшы күренә бу. Әле дә юлларны киңәйтеп, кырыйдагы кар көртләреннән арындыралар. Оешманың Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов:

- Көндәлек эш дәвам итә. Юл чистарту техникаларыбыз гел юлда. Көннең нинди булуына карамастан реагент та сибәбез. Тиешле температурага җиткәч, үз вазифаларын башкара алар. Ә буранлы көннәрдә юлга 10 берәмлеккә кадәр техника чыгарабыз: - ди.

Коммуналь хуҗалык та юлларны кардан чистартуга үз өлешен кертә. Фотода район үзәгенә керүче әлеге тукталышның тирә-ягын кардан арындырган мизгелне күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев