Идарә мәгълүматларына караганда, бүген - 3 февральдә, иртән һәм көндез көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил исә, җиңелчә буран көтелә һәм юеш кар явачак.
Республикада уртача һава температурасы көндез 2 градуска кадәр җылы булачак. Казанда исә 1 градус җылы.
4 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда кар, юеш кар ява, аерым районнарда - буран. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак дип фаразлый синоптиклар. Сак булыгыз, юлларда бозлавык.
Нет комментариев