Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә буран көтелә

Синоптиклар 12 ноябрь көнне буран була, күз күреме 1 километрга калачак, диләр. Төнлә һәм көндез көчле җил, томан да көтелә. Гидрометеоүзәк вәгъдәләренә ышансак, иртәгә көньяк-көнчыгыш җил көчәячәк, ул урыны белән 15-17 м/с тәшкил итә. Температура төнлә +1дән -4 градуска кадәр, көндез +3тән -2 градускача булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык кына...

Синоптиклар 12 ноябрь көнне буран була, күз күреме 1 километрга калачак, диләр. Төнлә һәм көндез көчле җил, томан да көтелә.

Гидрометеоүзәк вәгъдәләренә ышансак, иртәгә көньяк-көнчыгыш җил көчәячәк, ул урыны белән 15-17 м/с тәшкил итә. Температура төнлә +1дән -4 градуска кадәр, көндез +3тән -2 градускача булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык кына түгел, кар көртләре дә күренер.

13 ноябрь көнне болытлы һава торышы, күп районнарда кар ява. Температура төнлә дә, көндез дә +1дән -4кәчә булачак. Урыны белән бозлавык була, сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев