Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә буран көтелә

Татарстанда, 7-сеннән алып 11-нче октябрьгә кадәр һава торышының берникадәр бозылуы көтелә. Явым-төшемнәр явачак, 8-нче октябрь көнне көнчыгыш районнарда көчле явым-төшемнәр; буран булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе хәбәр иткәнчә, төньяк-көнчыгыш җиленең төньяк-көнбатыш җиленә күчеп, секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, ә 8-нче һәм 9-нчы октябрьдә секундына 22...

Татарстанда, 7-сеннән алып 11-нче октябрьгә кадәр һава торышының берникадәр бозылуы көтелә. Явым-төшемнәр явачак, 8-нче октябрь көнне көнчыгыш районнарда көчле явым-төшемнәр; буран булуы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе хәбәр иткәнчә, төньяк-көнчыгыш җиленең төньяк-көнбатыш җиленә күчеп, секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, ә 8-нче һәм 9-нчы октябрьдә секундына 22 метрга кадәр көчәюе көтелә. Шулай ук вакытлыча кар катламы барлыкка киләчәк, юлларның аерым участокларында - бозлавык.

7-нче октябрь көнне һава температурасы төнлә +4 градустан минус 1 градуска кадәр булачак, көндез исә 1-6 градус җылы булыр дип фаразлана. Аннары температура +2 - минус градуска кадәр төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев