Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өч атнага биш исерек тоткарланган

"2014 елның ике атнасында Әтнә районы юлларында автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән 3 кеше тоткарланды", - дип ачыклык кертте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. 3 гыйнвар көнне Күңгәр авылында "ВАЗ-2114" автомобиле белән идарә итүче туктатыла. Алкотестор аша тикшерү аның спиртлы эчемлек кулланганлыгын күрсәтә. Нәтиҗәдә, йөртүчегә Административ хокук бозулар турындагы кодексның...

"2014 елның ике атнасында Әтнә районы юлларында автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән 3 кеше тоткарланды", - дип ачыклык кертте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.
3 гыйнвар көнне Күңгәр авылында "ВАЗ-2114" автомобиле белән идарә итүче туктатыла. Алкотестор аша тикшерү аның спиртлы эчемлек кулланганлыгын күрсәтә. Нәтиҗәдә, йөртүчегә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, I өлеше буенча протокол төзелә. Автомобиль штраф-стоянкага озатыла.
4 гыйнвар көнне Күлле Киме авылында "УАЗ-11195" автомашинасы туктатыла. Йөртүченең кыяфәтенә һәм үз-үзен тотышына карап, спиртлы эчемлек кулланганлыгы фараз ителә. Әмма йөртүче алкотестор аша билгеләүгә каршы килә, больницага да барырга теләми. Нәтиҗәдә ул Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе, II өлеше буенча җаваплылыкка тартыла.
11 гыйнвар көнне "ВАЗ-2109" автомобиле йөртүчесе спиртлы эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә итүгә шикләнелеп, больницада тикшерү уза. Исерек хәлдә транспорт йөртүчегә Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе, I өлеше буенча протокол төзелә.
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре 2 шундый очракка тап булдылар. Иске Мәңгәрдән "15" модельле "ВАЗ" хуҗасы кодексның 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча җавап тотачак. Ул тикшеренүдән баш тарта. Ә Олы Мәңгәрдән "9"нчы модельле "ВАЗ" иясе 12.8 маддәнең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартыла.
Һәр очракта автомашиналар штраф-стоянкага, барлык материаллар да судка озатыла.

Хәйдәр Гарипов фотосында ЮХИДИ инспекторы Айрат Әсәдуллин эш вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев