Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өч көнгә 40 протокол төзелгән

Узган атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юлларда кагыйдәләр үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Шушы өч көн эчендә алар тарафыннан 40 протокол төзелгән. Шулар арасында номер укылмаган өчен- 6, тонировка белән йөргәнгә -1, каеш такмаганга- 3, "Стоп" знагына туктамаган өчен -23 протокол төзелгән....

Узган атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юлларда кагыйдәләр үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Шушы өч көн эчендә алар тарафыннан 40 протокол төзелгән. Шулар арасында номер укылмаган өчен- 6, тонировка белән йөргәнгә -1, каеш такмаганга- 3, "Стоп" знагына туктамаган өчен -23 протокол төзелгән. Шулай ук ялган номер куеп йөргән өчен бер йөртүченең эше судка җибәрелгән, аңа 6 айдан 1 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Инспекторлар тарафыннан шулай ук ике җәяүлегә дә протокол төзелгән. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган машина йөртүче дә знакка туктамыйча, шик тудырган. Тоткарланганнан соң аңа протокол төзелеп, машинасы штрафстоянкага озатыла. Машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган ике Мари иле кешесе белән исә кызык та, кызганыч та хәл килеп чыга. Аларның берсен тоткарлаган ЮХИДИ хезмәткәрләре протокол төзергә пүнәтәй эзләгән вакытта икенчесе килеп" эләгә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев