Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 9 бала туган

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, август аенда районыбызда 9 бала туган. Сабыйларның өчесе гаиләдә - беренче, дүртесе - икенче һәм ике бала гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Шул ук вакытта 19 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Аларның җидесе ир-ат булса, уникесе - хатын- кыз. 13 пар язылышкан, 3 пар...

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, август аенда районыбызда 9 бала туган. Сабыйларның өчесе гаиләдә - беренче, дүртесе - икенче һәм ике бала гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Шул ук вакытта 19 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Аларның җидесе ир-ат булса, уникесе - хатын- кыз. 13 пар язылышкан, 3 пар аерылышкан. Ел башыннан барлыгы 60 бала туган, 30 малай һәм 30 кыз. 25 бала гаиләдә беренче, 24 бала - икенче, 9 бала - өченче, 2 бала - дүртенче сабый. 142 үлем - җитем булган - 64 ир -ат һәм 78 хатын- кыз. 36 пар язылышкан, 12 пар аерылышкан.

Узган елгы саннарга күз салыйк. Былтыр август аенда 8 бала туган, 19 кеше вафат булган. 15 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. 2015 елның ел башыннан шушы вакытка 63 бала туган, 167 кеше бакыйлыкка күчкән. 49 пар язылышкан, 12 пар аерылышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев