Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өч яшүсмер исәпкә алынган

Саннар борчуга сала Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану көннән-көн арта. Дөресен генә әйткәндә, балаларыбызның спиртлы эчемлекләр куллануы, тагын да куркынычрагы - шул хәлдә авыр җинаятьләр кылуы бүгенге көннең иң тирән проблемаларының берсенә әйләнеп бара. Татартстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева журналистлар белән очрашу барышында республикада алкогольгә бәйле булган яшүсмерләр...

Саннар борчуга сала

Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану көннән-көн арта. Дөресен генә әйткәндә, балаларыбызның спиртлы эчемлекләр куллануы, тагын да куркынычрагы - шул хәлдә авыр җинаятьләр кылуы бүгенге көннең иң тирән проблемаларының берсенә әйләнеп бара.

Татартстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева журналистлар белән очрашу барышында республикада алкогольгә бәйле булган яшүсмерләр саны 43%ка артты, дип белдерде. Ел саен әлеге диагноз белән беренче тапкыр диспансер исәбенә 1,7 мең кеше баса, ди ул. Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арта бару зур борчуга сала. Бүгенге көндә Татарстанда 227 үсмер профилактик күзәтү астына алынган. 4 яшүсмер исә диагноз куелып теркәлгән.

- Соңгы вакытта үсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану очраклары бездә дә ешайды, - ди балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Дамир Һадиев. Агымдагы елның бүгенге көненә өч укучы безнең тарафтан исәпкә алынды. Язгы каникул көннәрендә яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллануга каршы көрәш максатыннан " Балалар алкоголизмын кисәтү" профилактик атналыгы узды. Аның барышында Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать урыннарына, яшүсмерләр күпләп җыела торган урыннарга рейдлар ясалды. Атналык барышында бер бала исерек килеш тоткарланды. Үзенең бу халәтен "Пиво эчтем" дип аңлатты. 16 яше тулган әлеге яшүсмергә карата административ кодексның 20.21 маддәсе нигезендә протокол төзелде, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә каралып, 500 сум күләмендә штраф салынды.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев