Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өч юл һәлакәте теркәлгән

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, узган атна барышында районда балаларны махсус утыргычларсыз йөрткән өчен - 2, куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән өчен - 20, документларын өйдә онытып калдырган өчен - 5, каршы як полосага чыккан өчен - 1, страховкасыз йөргән өчен - 4, юл билгеләре таләпләрен бозган өчен -...

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, узган атна барышында районда балаларны махсус утыргычларсыз йөрткән өчен - 2, куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән өчен - 20, документларын өйдә онытып калдырган өчен - 5, каршы як полосага чыккан өчен - 1, страховкасыз йөргән өчен - 4, юл билгеләре таләпләрен бозган өчен - 6, пычрак номер белән йөргән өчен - 3 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Бер машина йөртүчегә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганы өчен протокол төзелеп, машинасы штраф стоянкага озатылган. Шул ук вакытта 3 вак юл һәлакәте теркәлгән, тагын бер йөк машинасына юлны пычраткан өчен штраф салынган. Рифат Нурмехәмәтов шулай ук җәяүлеләргә дә кичке якта юлларда сак булырга, яктылык кайтаргыч элементлар турында онытмаска чакыра. Тирә- яктагыларга карата игътибарлы булыгыз, әгәр руль артында спиртлы эчемлекләр кулланган машина йөртүчене күрәсез икән - 2 -15- 75 һәм 2- 15- 80 телефоннарына шалтыратып хәбәр итә аласыз, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев