Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чаңгы базасы сафка басып килә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект башланды.

 2017 елда Универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы хоккей тартмаларын төзү проектлары һәм блоклы модульле чаңгы базалары белән тулыландырылды. Әлеге проект нигезендә республика шәһәрләрендә, районнарда модульле чаңгы базалары төзелде. Шундый ук база безнең Әтнә районында да сафка басып килә.

Модульле чаңгы базасы Каенсар урманында урнашкан. Спорт объектының мәйданы 100 кв. метр чамасы тәшкил итә. Базада киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәфләр, душ, тренер бүлмәләре, чаңгы саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр белән җиһазландырылган. Йөз комплект чаңгы экипировкасы бар, монда ук кар чанасы сакланачак..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев