Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Чаллы дәүләт драма театры

Кышлаулар спектакль карады Кышлау мәдәният йортында "Таң" хуҗалыгында эшләүчеләр Чаллы дәүләт драма театры артистларының Фәнәвил Галиев әсәренә куелган "Корт" спектаклен бушлай карадылар. "Хуҗалык рәисе Алмаз Сибагатуллинның хуҗалыкта эшләүчеләргә бүләге булды бу. Бик ошаттык. Соңыннан "Ташчишмә" авылында туып-үскән артист, якташыбыз Рафил Сәгъдуллин артистлар исеменнән барыбызга да спектакльләрне көтеп алып, яратып караганыбыз...

Кышлаулар спектакль карады

Кышлау мәдәният йортында "Таң" хуҗалыгында эшләүчеләр Чаллы дәүләт драма театры артистларының Фәнәвил Галиев әсәренә куелган "Корт" спектаклен бушлай карадылар.

"Хуҗалык рәисе Алмаз Сибагатуллинның хуҗалыкта эшләүчеләргә бүләге булды бу. Бик ошаттык. Соңыннан "Ташчишмә" авылында туып-үскән артист, якташыбыз Рафил Сәгъдуллин артистлар исеменнән барыбызга да спектакльләрне көтеп алып, яратып караганыбыз өчен зур рәхмәтен әйтте. Менә шулай бер-береңнең хезмәтен күреп, олылап яшәгәндә генә максатларга ирешеп була",- дип хәбәр итте өлкән хәбәрчебез Рәйсә апа Зарипова.

Бу тормышта кем генә көнләшми дә, кем генә көнләми? Көнчелек корты колорадо коңгызы булып бакчаларыбызга кергән, чир булып җаннарыбызга үрмәләгән дә, тәннәребезне генә түгел, тормышыбызны да агулый, хисләребезне пычрата, үзебезне адәм көлкесенә калдыра да, әкеренләп акылдан шаштыра. Бөтен авылың белән колорадо коңгызыннан газап чиккәндә, бер Хәйдәр бакчасында корт булмасын әле?! Бу бит акылга сыймаслык хәл! Төрле кешедә төрле уй туа. Нәрсә эшләргә соң? Тормышның кырыс шартларында ничек кеше булып калырга?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев